Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма (12+)
20 октябрь көнне 17 нче санлы китапханәдә балаларның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән «Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма» дигән интеллектуаль-хокукый квиз үткәрелде. Китапханәче балаларны үз хокуклары белән генә түгел, ә башка кешеләр һәм дәүләт каршындагы вазифалары белән дә таныштырды. «Мин хокуклы» ситуацияле уенында төрле тормыш хәлләрен карадылар, анда кем хаклы – өлкәннәрме яки балалармы икәнен ачыкладылар. Балалар үзара актив рәвештә бәхәсләште, шул ук вакытта һәрберсе теге яки бу хәлдән чыгу юллары буенча үз дәлилләрен, аргументларын, фикерләрен әйтте. Яшь китап сөючеләр «Хокукый йомгак» уены белән мавыкты, анда хокук бозу очрагы турында сүз барса, җепне төенләргә тиеш булды. Чараның кунаклары таралып ятучы хәрефләрдән кирәкле сүзләрне җыеп, анаграммаларны җиңеллек белән җиңеп чыкты. |